Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Торган җирең матур, ямьле булсын дисәң...

Авыл җирлекләрендә нинди яңалыклар бар?

  Яшәгән авылының, йорт-җиренең матурлыгы, юлларның төзеклеге турында һәркем хыяллана. Яшәгән җиреңне гел матур, төзек хәлдә  тоту бүгенге кыйммәтчелек заманында җиңел генә бирелми. Шулай да тырыша халык. Хәзер кайсы гына авылларга барып кермә, тигез юлларга, берсеннән-берсе яхшы йортларга юлыгасың.  Җирле хакимият, авыл халкы да яшәгән җирне матур, торак йортларны төзек хәлдә тоту өчен уртак максатта берләшеп, аңышып эшли. 

  Сатыш авылы да юлаучыларны тигез, чиста юллары белән каршы ала. Авыл халкы ихаталарын төзекләндерү, яңарту-буяу, чистарту эшләрен җәй башыннан башкарды. Бу көннәрдә  урамнарда корыган агачларны кистеләр. «Бу эш барлык кирәкле экологик нормаларны һәм таләпләрен үтәп башкарылды, җирле халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы агачлар киселде» – , диделәр Сатыш авыл җирле үзидарәсендә. Тормыш шулай дәвам итә. Җәйнең алдагы көннәре дә игелекле эшләр белән генә узсын сатышлыларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев