Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӨЗЕГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ӨМЕТЛЕ

Җәй – төзелешләр чоры. Ел дәвамында кызу эш кайнаган авыл хуҗалыгы өлкәсендә фермаларны төзекләндерү буенча киң колачлы эшләр бара. Бу көннәрдә «Игенче» хуҗалыгында булып, биредәге төзелешләр белән танышып кайттык.

«Быел "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасына хуҗалыкта өч объект кертелеп, «Өтернәс» сөтчелек комплексында 2000 һәм Шекше фермасында 1000 тоннага исәпләнгән траншеялар эшләнде. Плитәләр белән эшләнгән уңайлы траншеялар икенче кат чабылган сенажны көтә. Шулай ук әлеге программа кысаларында Шекшедәге 100 баш танага исәпләнгән 80гә12 метрлы торакта капиталь ремонт эшләре башланды. Инде түбәләре сүтелде, капиталь ремонттан соң ул тагын да зураячак», - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов. Яшь җитәкче хуҗалыкта алып барылган башка төзелеш объектлары белән дә таныштырды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев