Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӨЗӘЛЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ

Җинаять кылучыны ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза куллану җаваплылыкка тарту чаралары арасында мөһим урын алып тора.

Хөкем ителүчене җәмгыятьтән аерым  алмыйча гына дөрес юлга бастыру советлар хакимиятенең  беренче  елларында  ук  законлаштырыла. 1919 елның 7 маенда РСФСР юстицияе халык  комиссариаты циркуляры нигезендә җирле бүлекләрдә җинаять  эшләгән ке­шене мәҗбүри хезмәткә тарту җәзасы кулланыла башлый. Соңрак 7 май  җинаять-җәза үтә­тү инспекциясе хезмәткәрләре  көне дип игълан ителә.  Россия Президентының Указы нигезендә 1998 елның 28 июленнән жинаять жәзалары үтәтү инспекцияләре Эчке эшләр министрлыгы составыннан Юстиция министрлыгына  күчерелде. Саба  районында  дә бу хезмәтне  1998-2017 елларда эчке хезмәт подполковнигы Ринат Миркадим улы Хәбибуллин башкарды. 2017  елның  19 маеннан  Жинаять җәзаларын үтәтү  инспекциясенең Саба  районы филиалы  Арча муниципальара филиалы составына кертелә. Филиал төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт, ирекне чикләү, аерым вазифа белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, җәза срогы кичектерелгәннәрнең һәм шартлы рәвештә хөкем ителү­челәрнең тәртибенә контрольлек итү, өй аресты төрендәге хөкемне башкаручылар һәм хөкем карарын үтәү сроклары кичектерелгәннәрне күзәтүдә тоту белән шөгыльләнә. Төп бурычларның берсе – инс­пек­циядә исәптә торучы­ларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуларын булдырмау.

  2017 елда филиал аша ирегеннән мәхрүм итмичә хөкемгә тартылган 154 кеше узды.  Шуларның 8е ышанычны  акламыйча колониягә җибәрелде, 15енең җәза үтү  срогы озайтылды, бары берсе генә төзәлгәнлеген раслый  алды. 2018 елда исә кылган гамәле өчен тәүбә итеп,  дөрес юлга басучыларның  саны 6га җитте. Аларның хөкем ителгәнлеге  вакытыннан алда  алынды. Хәзерге  вакытта бездә исәптә 75 хөкем ителүче тора. Һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барырга туры килә. Бил­геләнгән вакытта инспекциягә килмәүчеләрне полициянең учас­ток инспекторлары белән өйлә­ренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Контрольлек итү өчен зарури җиһазларыбыз бар. Исәптәгеләрнең электрон мониторингы системасы, махсус контингентны автоматлаштырыл­ган учеты комплексы эшли. Электрон беләзекләр ярдәмендә кагыйдәләр буенча расланган чикләүләрне үтү очракы булганда  безгә тиешле сигналлар килә. Компьютер аша аларның кайчан, кайда йөргәннәрен белеп, тикшереп була. Инспекция эшенең максаты закон бозуларны ачык­лау һәм аларны законлы рәвештә теркәү генә түгел, тормышта бер тапкыр ялгышып, төзәлү юлына басарга,  иректән мәхрүм ителүдән котылырга теләгәннәргә ярдәм итүдән гыйбарәт.

 Илнар Сәлимов,

җинаять җәзаларын үтәтү

инспекциясе филиалы  өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X