«Тургай»лылар - Мәскәүдә узган «Россия» күргәзмә-форумында катнашты
Район яңалыклары

«Тургай»лылар - Мәскәүдә узган «Россия» күргәзмә-форумында катнашты

Күптән түгел Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган «Россия» күргәзмә-форумында узган Татарстан көнендә Саба районының «Тургай»социаль приюты вәкилләре дә катнашты

 Форумда приют  хезмәткәрләре татар милли баш киемнәре -  түбәтәй һәм калфаклар ясау буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне карарга килүчеләр калфакларны үзләренә тегеп карарга да мөмкинлек тудырылды. Тургайлылар эшләгән мәйданчыктан кеше өзелмәде. Форумда сабалылар мәйданчыгында   - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова , аның урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары - Гафаров Шамил Хәмит улы булды һәм райондашларыбызның әзерлегенә югары бәя бирде. 


Нет комментариев