Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Турнирны Саба командасы отты

Шимбә көнне, 22 декабрьдә Байлар Сабасында урнашкан Спорт комплекста Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында «көрәш» буенча шәхси-команда турниры үткәрелде.

Шимбә көнне, 22 декабрьдә Байлар Сабасында урнашкан Спорт комплекста Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында «көрәш» буенча шәхси-команда турниры үткәрелде. Бил алышырга республиканың 14 районыннан, Кама Аланыннан 170тән артык  көрәшче  килгән   иде. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат  Кәримов, ТР «Көрәш» федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил  Хәйруллин катнашты; «Россия Көрәш федерациясе» башкарма директоры Булат  Хәбибрахманов; Наил Хәмидуллинның бертуганнары подполковник Раил  Хәмидуллин һәм көрәш буенча Бөтенроссия турниры призеры Фидаил  Хәмидуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек  Гарипов, «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, «спорт комплексы» муниципаль бюджет учреждениесе, «йөзү бассейны-«Саба» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Рифат  Хисамов катнашты.

 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Равил  Хәйруллин - Татарстан Республикасының «Көрәш» федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт мастеры; Рәмис Илһамов - көрәш буенча судьялар коллегиясе рәисе.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Ирек  Гарипов - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы; Рәшит  Кәримов - адаптив спорт буенча тренер.

Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе Саба муниципаль районына көрәш келәменә сертификат бүләк итте.

Ике келәмдә 5 сәгатькә якын барган көрәштән  соң батырлар  ачыкланды.

2005 елгылар арасында.

36 кг. Рамил Гатауллин (Саба). 2. Ильяс Йосыпов (Балтач). 3.Данил Яруллин (Кукмара).

  1. кг. 1. Артем Григорьев (Кукмара). 2.Нияз Хәлиуллин (Саба). 3.Таһир Кәримов (Арча).

70 кг. 1.Ислам Шәйдуллин (Мәскәү районы). 2.Язнур Гарипов (Саба). 3 Аяз Газизов (Кукмара).

70 кг.нан югары:  1.Кәрим Газизов (Саба).2. Тимур Хәнәфиев (Саба). 3. Булат Хәйруллин (Мамадыш).

2003-2004 елгы  көрәшчеләр:

46 кг. Илфат Миңнегалиев (Азнакай.2. Артур Мөхәммәдиев (Биектау). 3. Булат Яруллин (Балтач).

  1. г. 1. Инсаф Гыйльметдинов. 2. Адель Әминов (Саба). 3. Салават Галиуллин (Кукмара)

55 кг. 1.Данис Садриев (Арча). 2. Динарис Таҗетдинов (Авиатөзелеш районы). 3. Фәрит Хәнипов (Ак Барс).

65 килограммга  кадәрге үлчәүдә пьедесталга Илгизәр Галимуллин, Адель Фазылҗанов, Инсаф Хәйруллин   күтәрелде . Барысы да  Балтач көрәшчеләре.

2001-2002 елгы  көрәшчеләр арасында 50 килограммга кадәрге көрәшчеләр арасында барлык призлы  урыннарны Саба егетләре – Инсаф Габдерахманов, Нияз Каюмов, Нияз Әскәров  алды.

 85 килограммнан  югары үлчәүдә Әгерҗедән килгән  яшёсмерләр арасында Татарстан чемпионы Денис Әминов  ((тренеры Альфред Сабирҗанов) жиңү  яулады. Икенче  урынны Сабадан Ренат Николаев  алды.  Калган үлчәүдә батырлар белән таныштырабыз:

55 кг. 1.Нурсил Сафиуллин. 2.Раил Вәлиев (Ак Барс). 3. Зиннур Мостафин (Авиатөзелеш районы)

75 кг. Айнур Галиҗанов (Кукмара). 2, Алмаз гыйльметдинов (Саба) .3. Эмиль Мәүлин (Теләче).

85 кг.кадәр 1.Рөстәм Низамиев (Саба). 2. Руслан Сәлимов (Азнакай. 3. Руслан Котников (Теләче).

Командалар арасында  келем хуҗалары – Саба  командасына тиңнәр  булмады. Икенче  урында –  Кукмара, 3нчедә Балтач   көрәшчеләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев