Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уку елы тәмамланды

Узган җомгада Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте һәм мәчет имамлыгы тарафыннан уку елы тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Ул мәчеттә ел дәвамында Ислам нигезләренә өйрәткән мөгаллимнәр, аларның 100ләгән укучылары катнашында үткәрелде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов остазларның һәркайсына Аллаһы Тәгалә каршындагы олы хезмәтләре- халыкны дингә, әдәп-әхлакка Коръән нигезләренә өйрәтүдә куйган тырышлыклары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гаянов мөгаллимәләр - Тәнзилә Йосыпова, Рәсимә Рәхимова, Затия Галимҗанова, Рәфидә Гафиятуллина, Венера Сөнгатова, Фирдания Гатауллина, Зөлфирә Насыйбуллина, Әлфия Закирова һәм Гөлинә Вәлиевага Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Мәҗлеснең икенче өлешендә шәкертләр өчен дини конкурс оештырылды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Илмира Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев