Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Укучының мәдәни көндәлеге”

2015 елның яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында,“Мәдәни көн­­дәлек” тапшыру гамәлгә кергән иде. Әлеге проект укучыларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын дигән максатны да күз алдында тотып эшләнгән.

undefined

Мәдәни көндәлеге булган укучының максаты – уку елы дәвамында сыйныфташлары, әтиәниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрү, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итү һәм андагы хезмәткәрләрдән көндәлектәге махсус битләргә билге-тамга куйдырту. Шулай ук, укучылар өчен www.культурный дневник.рф порталында төрле бәйгеләр оештырыла. Әлеге порталга да теркәлеп укучыларга бәйгеләрдә катнашырга кирәк.

Саба районында да "Укучының мәдәни көндәлеге" белән таныштырулар башланып китте. Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре тарафыннан үткәрелгән мәдәният дәресләрендә, укучылар белән "Уку­чының мәдәни көндәлеге" проекты һәм көндәлекне ничек дөрес тутыру буенча әңгәмәләр үткәрелә, республикабызның истәлекле урыннары белән якыннанрак таныштыру өчен электрон презентацияләр күрсәтелә.

Илсөяр Шакирҗанова.

Фото: instagram.com/sababiblioteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев