Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Унҗиде кешене алдаган

Шушы көннәрдә район суды барлыгы 18 эпизодтан торган җинаять эше материалларын карап, Кукмара районы кешесе Факировка (фамилиясе үзгәртелде) карата хөкем карары чыгарды. Ул, 34 яшьтә генә булуына да карамастан, чит милеккә кул сузганы һәм мошенниклык иткәне өчен соңгы 10 ел эчендә 9 тапкыр суд эскәмиясенә утырырга өлгерә.

Әмма тәүбәгә килми. Кырыс режимдагы колониядән иреккә 2020 елның мартында чыгарыла һәм кабат элекке гадәтен куа башлый. 2020 елның 4 октябрендә элеккеге танышы М.га телефоннан шалтыратып, әнисенә кыйммәтле операция кирәклеге хакында әйтә һәм әҗәткә 8 мең сум акча сорый. Ягъни алдашу юлына баса. Чөнки әнисе хирург пычагы астына керергә җыенмый. Әмма М. мошенник сүзләрен күңеленә якын кабул итә (авыр чакта кешегә ничек ярдәм итмисең инде) һәм тиешле сумманы бирә. Әҗәт, билгеле, түләнми. Шул ук айда Факиров арзан бәядән 50 данә профиль торба бирергә вәгъдә итеп, Г. дан 16 мең сум акча сорап ала. Әмма торба да булмый, акча да кире кайтарылмый. Мошенник чираттагы корбаны Е.ны литры 19 сумлык арзан бензин белән кызыктыра. Үзенең мәкерле планын тормышка ашыру нияте белән башта аннан 11 мең, аннары 8 мең сум акча сорап ала. Алдакчы ятмәсенә кабучының ышанычын яулау өчен хәйлә дә кора: аны АЗСларның берсенә чакырып, Е.ның үзеннән үк алган акчага 100 литр бензин да салып җибәрә. Ләкин 19 сумга түгел, һәркемгә сатылган бәядән. Ягъни 42 сум 60 тиеннән. Мошенникка кем 19 сумга бензин бирсен инде. Әмма хәйлә барып чыга. Факиров 5 тоннага ягулык картасы ясап бирергә вәгъдә иткәч, арзанга бензин алдым дип уйлаган Е. аңа берсүзсез ышана. Икеләнергә урын калмасын өчен Факиров аңа 19 сумнан дигән булып АЗСтан тагын 373 литр бензин салып җибәрә. Акчасын үз кесәсеннән чыгармый бит. Кыскасы, Е.ның беркатлылык белән алдакчыга сораган саен акча биреп барудан күргән зыяны 44 мең сумнан артып китә.

Төп башына утыртуның гади генә схемасыннан моннан тыш гыйнвар аенда тагын 8 кеше барысы 148200 сумлык зыян күрә. Болары – арзанлы бензинга, дизель ягулыгына кызыгучылар. Факировтан шулай ук юнь генә бәягә телефонлы, шикәр комлы, майлы, кислород баллонлы, тракторга запас частьле булырга теләүчеләр дә алдана.

РФ Җинаять кодексының 158, 159нчы статьялары буенча гаепләнүче Факиров суд утырышында күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, әмма кылган гамәлләре өчен үкенүен әйтте. Аның кыңгыр эшеннән зыян күргән 17 кеше барлыгы 343510 сум күләмендәге акча эзләп алуны сорап дәгъва белдергән иде. Суд әлеге дәгъваларны тулысынча канәгатьләндерде. Хәзер Факировка тагында 3 ел да 6 ай гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрергә туры киләчәк. Хөкем карары 8 октябрьдән үз көченә керде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев