Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урак төгәлләнде

Районыбыз игенчеләре, коры көннәрдән максималь файдаланып, игеннәрне урып-җыюны республикада беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Барысы 23,6 мең гектарда бөртекле-кузаклы культуралар суктырылып, ындыр табакларына 70,8 мең тонна ашлык кайтты. Шуның эченнән арпа – 285100, арыш – 88161, көзге бодай – 18704, солы – 61177, борчак – 35374, центнер. “Мичән” бригадасында 1214 центнер тритикале җыйнап алдылар.

Шуның белән бергә комбайнчылар арасында бәйге дә ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына  комбайнчыларның күпме ашлык суктыруы турында мәгълүмат җибәреп торды. Җиңүчеләр  соңрак билгеле булачак. Район  буенча уңыш чыгышы уртача 30ар центнер тәшкил итте. Иң зур мәйданнарда (2265 га.) эшне  “Игенче” хуҗалыгы комбайнчылары башкарды (алар турында газетаның 2нче битендә укыгыз).  Кыр эшләре дәвам итә. Игенче  механизаторларның 5500 гектарда  кукуруз, 600 гектарда рапс  җыйнап  аласылары, тагын 23,3 мең гектарда җир эшкәртәселәре  бар. Күпеллыкларның икенче  каты 3858 гектарда  чабылганнан  соң, терлекләргә әзерләнгән  сенаж   күләме 150970 тоннага җитте, шуның 723 тоннасы төргәкләнде. Кырлардан 14804 тонна салам  җыйнап  алынды. 

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев