Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Урамны бизәп торасыз, диләр”

Яңа ел якынлашканда, күңел ниндидер могҗиза, әкият көтә. Ә кемдер могҗизаның күктән төшкәнен көтеп ятмый, матурлыкны үз куллары белән тудыра. Янәшәбездә Суык бабай тамашалары белән рухланып йөрүче хыялыйлар шактый икән. Җемелдәвек утлар белән бизәлгән шәхси йорт биләмәләрен, капка каршыларында пәйда булган төсле кар сыннарын күргәч, моңа тагын бер кат инанасың. Байлар Сабасында яшәүче Рамазан Исмәгыйлев та шундый бәйрәм мохите тудыручыларның берсе. Быел йорт тирәләрен генә бизәп калмаганнар Исмәгыйлевлар, техника җанлы хуҗа махсус автобус сатып алып, аңа да бәйрәм төсе кертергә уйлаган.

“30 елга якын сөт-май комбинатында шофер булып эшләдем, кан тартмаса да, җан тарта дигәндәй, автобусны ташлыйсы килмәде. Бәйрәм алдыннан бигрәк тә балаларның күңелен күрәсе килде, алар да, әйдә, әти, бизәп куйыйк дигәч, хатыным Ленара, кызлар, кияүләр,оныклар барыбыз бергә җыелдык та, автобусны гына түгел, биләмәне дә матурлап куйдык. Кич белән халык Саба яр буена төшә, безнең урам аша узучылар да бар, урамны бизәп торасыз, молодцы, булдыргансыз дип әйтәләр. Моны ишеткәч, билгеле, без дә куанабыз”, – ди Рамазан әфәнде.

 

Автобусны, ишек алдын, капка каршысын бизәргә 400 метрга якын гирлянда тотылган, мишура-серпантинын санамаганда...

“Шактый кесәгезгә суккандыр бит бу?”-дип тә кызыксындык хуҗа кешедән.

“Акча була да бетә, моңа бәлки шул ике тапкыр Казан базарына барып кайтып булыр иде инде. Ә болай балаларга күпме шатлык бүләк итәбез. Бу матурлык искечә Яңа елны каршылаганчыга кадәр торачак әле, утларны төне буе сүндермибез, райондашлар килсеннәр, күрсеннәр”, – дип озатып калдылар безне Исмәгыйлевлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев