Яңа модульле ФАП «Сәламәтлек» илкүләм Милли проекты кысаларында сафка басты
«Бүгенге көндә Урта Сабада 115 кеше яши, шуларның 33 лаеклы ялда булучылар, тагын 1яше тулмаган ике яшь сабый бар. Фельдшер-акушерлык пунктында халык сәламәтлеген кайгыртуга барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук бездә диспансерлаштыру һәм һөнәри яраклылыкка тикшеренүләр узарга, анализлар тапшырырга мөмкин булачак. Халыкны биредә көтеп калабыз. Игелекле бина булсын»,- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты фельдшер -акушерлык пункты мөдире Лилия Харисова.
(Бина ачылышы турында тулырак язма – газетабызның алдагы санында)


Нет комментариев