Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вакцинаны җиңел кичерәләр

Күрелә торган чараларга ка­рамастан, илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Пандемия башланганнан алып Россиядә ковид-19 белән 4,5 миллионнан артык, Татарстанда 20 меңгә якын кеше авырды. Безнең районда таҗлы вирус йоктыруның лаборатор расланган очраклары 1 апрельгә 242гә җитте. Март аенда республикада ковид белән авыр формада авыручылар 3,4тән 4,8 процентка кадәр артты. Шуңа күрә профилактика хәзер дә мөһим чара булып кала.

undefinedВакциналар тундыргыч камераларда тиешле температурада саклана, ди Резеда Фәттахова.

Әйтик, җәмәгать урыннарында еш булырга туры килгәндә битлекне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Социаль дистанция саклау, кулларны антисептиклар белән эшкәртү дә әһәмиятен югалтмады. Иң нәтиҗәле чара – вакцина ясату. Пандемиягә шушы юл белән генә чик куеп булачак. Вакциналаштыру тормышка ашмаганда, күмәк иммунлашу барлыкка килсен өчен кешеләрнең 70-80 проценты авырырга тиеш була. Бу исә үлем-җитемнәрнең артуына китерәчәк. Хәзерге вакытта Россиядә өч төрле –ковид вирусы аксымы гены һәм аденовирус нигезендә ясалган Спутник V (Гам-Ковид-Вак), Эпивак Корона һәм Ковивак вакциналары теркәлгән. Татарстанда һәм районда прививка Спутник вакцинасы белән үткәрелә. Сабалылар арасында 448 кеше коронавируска каршы вакцинаның ике компонентын да ясатты. Беренче тапкыр707 кеше прививка алды. Аларның 28 проценты – 60 яшьтән узган кешеләр. Прививканы барысы да җиңел кичерде. Берничә кешедә генә 1-2 көн дәвамында температура күтәрелүе күзәтелде. “Спутник V” вакцина алучыларда 42 көннән соң антитәнчекләр барлыкка килүе аның нәти­җәлелеген ачык күрсәтә. Коронавируска каршы прививка ясатырга теләүчеләр үзләренең участок табибларына һәм фельдшерларга мөрәҗәгать итә алалар. Ан­титәнчекләрне ачыклауга тест бирергә дә була.

Резеда Фәттахова, район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.

Ковид белән авыручылар саны (торак пунктлар буенча)

Саба – 81, Шәмәрдән – 68, Олы Шыңар һәм Кече Шыңар – 9, Олыяз – 7, Иләбәр – 8, Тимершык һәм Мишәбаш – 6шар очрак, Курсабаш - 5 очрак, Лесхоз һәм Иштуган – 4шәр очрак, Сәрдә һәм Сабабаш – 3шәр очрак, Өтернәс, Олы Кибәче, Эзмә, Кызыл Мишә, Мамалай, Яңа Мичән, Түбән Шытсу, Йосыф-Алан авылларында– 2шәр очрак, Туктар, Түбән Симет, Алан-Елга, Төбәк, Югары Шытсу, Иске Мичән, Язлы Арташ, Ике басу Арташ, Олы Арташ, Мичәнбаш, Явлаштау, Елыш, Сатыш, Өчиле, Юлбат, Иске Икшермә, Килдебәк авылларында берәр лаборатор расланган очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев