Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар медаль алды

28 июльдә районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары – Мөбарәкҗан Абдулла улы Абдуллинга, Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка (Төбәк), Гыйльмулла Гайнулла улы Гайнуллинга (Аккүл Бигәнәй), Фәтхерахман Якуп улы Якуповка (Язлы Арташ) «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов хөрмәтле ветераннарга илебез азатлыгы өчен күрсәткән батырлыклары һәм тыныч тормыштагы намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп, күкрәкләренә Татарстан Республикасы Президенты бүләген такты. Барысы да мәртәбәле бүләкне зур горурлык белән кабул итеп алдылар. Мөхтәрәм аксакалларны үзләре яшәгән авыл җирлеге башлыклары да тәбрикләде.

Рөстәм Исмәгилов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев