Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Виктория» Халыкара конкурс-фестиваленең кенче көне

28 апрель көнне, Ленин исемендәге мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара конкурс-фестиваленең икенче көне узды.

Анда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография һәм сәнгать бүлеге укучылары катнашты. «Декоративно-прикладное искусство» номинациясендә эшләр төрле техникаларда башкарылган иде: рәсем сәнгате, графика, киездән эшләү, пыяла һәм агач буенча рәсем ясау, балчыктан һәм тозлы камырдан сыннар ясау, төрле инсталляцияләр һ.б. Ике номинациядә дә судьялык кырыс, әмма гадел иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге урыннарны бирде:

«Хореография» номинациясендә

- «Яшьлек» бию коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова А. З.) - I дәрәҗә Лауреаты.

«Декоративно-прикладное искусство» номинациясендә

- Гафиатуллина Алсу (укытучысы Газизова Г. Р.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Даминова Айсинә (укытучысы Газизова Г. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Садуртдинова Азалия (укытучысы Газизова Г. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Зөлфия Хафизова (укытучысы Газизова Г. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Кәримова Ясминә (укытучысы Галиева Э. Р.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Давлиева Илзидә (укытучысы Галиева Э. Р.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Җәләев Әмир (укытучысы Галиева Э. Р.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- Хәсәнова Азалия (укытучысы Галиева Э. Р.) - III дәрәҗә Лауреаты;

Призерларыбызны һәм укытучыларыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев