Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт иясе – хөрмәт иясе

Районыбыз игенчеләре барысы 115 мең тонна ашлык җыйнап алдылар

Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, игенчелектә ирешкән уңышлары  өчен  “Мөхәммәтшин З.З.” крестьян-фермер хуҗалыгы баш агрономы Данил Сәйфуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте агрономы Рамил Шәймарданов, “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Хәлим Касыймов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

Эш батыры – ил батыры

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте тракторчы-механизаторлары Булат Габделхаков,  баш инженеры Илнур Дәүләтшин, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте эретеп ябыштыручысы Васыйл Сибгатуллин, баш агрономы Нияз Галиев, “Шытсу” авыл хуҗалыгы  предприятиесе  җәмгыяте тракторчысы Фидаел  Хуҗин, “Нырты” җәмгыяте баш агрономы Инсаф Мөхәрләмов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Ашлык ташуда иң югары күрсәткечләргә ирешкән   шоферлар 

“КамАЗ” йөк автомобильләре белән “Саба” җәмгыяте шоферы Раил Хәйбриев –4556, Явлаштау бригадасыннан Рөстәм Хөсәенов – 4382, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгыннан Миннәхмәт Закиров – 3654, “Саба” җәмгыятеннән Альфред Галәвин – 3452, “Туган Як” җәмгыятеннән Фәнәвил Садыйков – 3180 тонна ашлык ташыдылар. 

 “Саба” җәмгыяте машина йөртүчесе Фәнис Гәрәев урып-җыю чорында комбайннарны –305, “Шытсу” җәмгыятеннән Рәмис Шәвәлиев 226 тонна ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итте.

Рәхмәт сүзен ишетү рәхәт

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешкән уңышлары өчен җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте Сатыш бригадасы парк мөдире Рөстәм Зәйнетдинов, Кибәче бригадасы машина йөртүчесе Илгизәр Сабиров,  “Шытсу” җәмгыяте машина йөртүчесе Данис Салихов,  “Әхмәтов Р.Г.”крестьян (фермер) хуҗалыгы инженеры Илшат Гыйлфанов, парк мөдире Илнар Мансуров, “Симет” җәмгыяте бригадиры Рафис Хәлиуллин, тракторчысы Рәшит Гатиятов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Өлкән буынга алмашка килгән яшьләр

Владислав Иванов (“Туган Як”, механизатор), Данил Рамазанов (“Игенче”, механизатор), Инзил Сафиуллин (“Игенче”, инженер), Рафил Шамилов (Явлаштау бригадасы, механизатор), Нияз Корбанов (“Урта Саба” бригадасы, машина йөртүче), Азат Габдуллин, Илназ Мостафин (“Иген” кооперативы операторлары), Риназ Нәҗмиев (“Саба” җәмгыяте тракторчысы).

Ярыш шартларын арттырып үтәгән алдынгы комбайнчылар

“Саба” җәмгыяте комбайнчысы Айрат Галимуллин һәм Рөстәм Газизҗанов – 30674 шәр центнер,   “Сатыш” бүлекчәсе комбайнчысы Рәлиф Шәмсиев – 29405, “Урта Саба” бригадасыннан Марсель Закиров – 25852,  “Курсабаш” җәмгыятеннән Динар Акбиров  –  29233, “Игенче” җәмгыятеннән Илһам Галиев – 25550, “Курсабаш” җәмгыятеннән Рамил Рәхимуллин – 25388, “Шытсу” җәмгыятеннән Фәнис Шакиров – 24932, “Игенче” җәмгыятеннән Илшат Яруллин 2001 елгы –21119, “Нырты” җәмгыятеннән  Тәлгать Мусин  15000 ашлык суктырдылар. “Сатыш” бүлекчәсеннән районның  иң өлкән комбайнчысы Әхтәм Сөнгатуллинның “ДОН 1500Б” комбайны бункеры аша 11306 центнер  бөртек  узды.

Җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар

“Нырты” җәмгыяте механизаторы Ришат Фәләхов –1910, “Курсабаш” җәмгыятеннән Рәмис Әхмәтҗанов –901, “Игенче” җәмгыятеннән Динар Газизов – 1581, “Саба” җәмгыяте механизаторы Солтан Хәйруллин –5417,  Айрат Сәлахов 4520 гектар җир эшкәрттеләр.

Ашлык  язмышын хәл итүгә хатын-кызлар өлеше

“Саба” җәмгыяте лаборантлары  Фәнзилә Хафизова (сулдан), Айгөл Габдрахманова киеренке урып-җыю чорында катнаш азык хәзерләү заводы биләмәсендә тәүлегенә 2000 тоннадан артык йөк әйләнешен тәэмин иттеләр.

“Сатыш” җәмгыяте  аш-су остасы Гөлнур Габдрахманова, “Саба” җәмгыяте аш-су остасы Гөлгенә Җәлилова урып-җыю чорында игенчеләргә сыйфатлы ризыклар белән хезмәт күрсәттеләр.

2022 елда үзйөрешле чапкычлар белән зур  мәйданнарда үлән чапкан механизаторлар

“Саба” җәмгыяте механизаторы Ринат Габдуллин “МакДон” үзйөрешле чапкычы белән – 2903 гектар, Миннебай Мәүлин “Челенджер”  белән – 2804, “Нырты” җәмгыяте механизаторы Зиннур Миңнегулов (“Челенджер”) – 2643, “Юлбат” җәмгыяте механизаторы Алмаз Галләмов (“МакДон”) – 2562,  “Шытсу” җәмгыяте механизаторы Флюр Гомәров (“Челенджер”) – 2059 гектар  үлән  чапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X