Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯҢА БИНАДА – ТӘҮГЕ АЛКЫШЛАР

Узган җомгада Сатыш авылында төзелгән яңа мәдәният йортында беренче тапкыр рәсми мәдәни чара узды. Әлеге вакыйга күркәм бәйрәмгә әверелеп, анда районыбыз җитәкчеләре, Сатыш авылы халкы бердәм җыйналып килде.

Ерактан ук балкып, үзенә дәшеп торучы мәһабәт бинада мәдәният йорты белән бергә Сатыш авыл җирлеге Советы, китапханә, спорт залы урнашкан. Авыл халкы өчен ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә, гыйлем өстәргә дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. «Китапханәбездә 5700 китап бар. Китап яратучыларга да бик уңайлы, иркен. Киштәләр дә яңача, кирәкле китапны табарга бик җайлы. Укучылар да мәктәптән кайтышлый туп-туры монда керәләр», – ди китапханәче Сәрия Мәрданова.

Мәдәни чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов катнашып, зур, матур бина сафка басу авыл халкы өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте. Республика программасы буенча төзелгән мәдәният учагының гөрләп торуын, халыкның яраткан ял итү урынына әверелүен теләде. Төзелеш подрядчысы, мондый типтагы мәдәният йортларын төзүдә тәҗрибәсе зур булган «Ак таш» оешмасының Сабадагы участок начальнигы Васыйл Әхмәтов мәдәният йорты директоры Азат Солтановка яңа нигездә башланган эшләренең уң булуын теләде. «Саба районында биш-алты мәдәният йортын сафка бастырдык, аларның һәрберсендә яңалыкка омтылып, үзебезгә тапшырылган һәр төзелешне җаваплылык белән, материалларның да яхшыларын сайлап эшләргә тырышабыз. Район башлыгы Рәис Миңнехановның да төп таләбе шундый. Әлеге бинаның да баскычлары алюмин калайлар белән эшләнде, түбәсе дә икенче төрле, үзенчәлекле итеп ябылды.

«Авылны ямьләндереп җибәрдегез», – дип килеп рәхмәт әйтүчеләр дә булды», – диде Васыйл Әхмәтов. Мәйданы 840 кв.метрны биләгән бина чыннан да ерактан ук күренеп, үзенә тартып тора. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин әйтүенчә, авыл алга таба тагын да төзекләнү, матураю юлында. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына ия булып, шуның нигезендә елга буйларына (Набережная) ташлар җәелә башлаган, алга таба җәяүлеләр өчен тротуар салу күздә тотыла. Кыскасы, киләчәктә елга буйлары да халыкның яраткан ял итү урынына әйләнәчәк. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында мәдәният өлкәсенә зур игътибар юнәлткән өчен республика җитәкчесенә, район башлыгына зур рәхмәт сүзләре җиткерде. «Быел гына да Керәнне авылында клуб ачу тантанасы булды, бүгенге көндә Лесхоз мәдәният йортында зур ремонт эшләре бара. Зур чыгымнар соралган әлеге эшләр барысы да авыл халкының мәдәни тормышын җанландыру өчен башкарыла. Сатышта сәнгатьне яратучы, мәдәнияткә гашыйк халык яшәвен беләбез, мәдәният йортына, китапханәгә юллар өзелмәс дип ышанам», – диде Рөстәм Заһидуллин. Тантаналы өлештән соң район мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән драма түгәрәге осталары сәхнәләштерүендә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» спектакле тәкъдим ителеп, яңа бинада тәүге тапкыр көчле алкышлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев