Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел алдыннан Шәмәрдәнгә Леонид Якубович “килде”

Яраткан Яңа ел бәйрәме алдыннан Шәмәрдән балалар китапханәсендә Яңа ел бәйрәменә багышланган «Әкиятләр артыннан Яңа елга» дип исемләнгән интеллектуаль уен – могҗизалар кыры үткәрелде.

Яраткан Яңа ел бәйрәме алдыннан Шәмәрдән балалар китапханәсендә Яңа ел бәйрәменә багышланган «Әкиятләр артыннан Яңа елга» дип исемләнгән интеллектуаль уен – могҗизалар кыры үткәрелде. Уенда башлангыч мәктәп яшендәге укучылар –Шәмәрдән “Үсеш” лицееның 2А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе А.Шәрипова) катнашты. Уен башында балалар китапханәсе мөдире Резеда  Галиәкбәрова  Леонид Якубович киемендә барлык катнашучыларны җылы сәламләде, уңышлар теләде һәм уен кагыйдәләре белән таныштырды. «Могҗизалар кыры» уенчыларын сайлау өчен сайлап алу викторинасы үткәрелде. Уен өч турдан торды, тугыз уенчы катнашты. Укучылар көч һәм җитезлектә түгел, ә белемнәрдә көч сынашты. Бер-бер артлы хәрефләр ачыла торды. Уенның финалистлары Валерия: Домолазова, Айдана Саттарова һәм Рөстәм Галиәхмәтов булды. Валерия Домолазова җиңүче булып калды һәм төп приз - китап белән бүләкләнде. Шулай ук балалар игътибарына «Әкияттә кунакта» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, аннан балалар кышкы каникулларда уку өчен китаплар сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев