Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖӘЯҮЛЕ, САК БУЛ!

Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү – бүгенге көннең иң катгый таләбе. Хәрәкәт иминлеген үтәмәү сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр һәммәбезнең күз алдында. Бу, әлбәттә, машина йөртүчеләр белән беррәттән, җәяүлеләргә дә кагыла. Шуңа да балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим.

Шушы көннәрдән үзәк урамда җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр  юл хәрәкәтенең   яшь  инспекторлары белән оч­раштылар. Бу көнне «Шоко­лад» балалар бакчасы коллективы җәяүлеләрне юлда йө­рү кагый­дәләрен төгәл үтәр­гә чакырган  «Җәяүле, сак бул!» акциясен уздырды. Нәни инспекторлар үзлә­ре­нең юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен раслау белән бергә, юл хәрәкәте иминлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, кагыйдәләргә буйсынмыйча, ти­­­еш­сез урыннан юл аша чыгу­чы­ларны  да ачыкладылар.  Әле­­ге акциягә әти-әниләр һәм  җә­яүлеләр  дә бердәм кушылды.  Тәрбиячеләр балаларга һәм җәяү­леләргә төр­ле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, бук­летлар тараттылар,  акциянең мө­һимлеген аңлатырга тырыштылар.

«Җәяүле, сак бул!» акциясендә ЮХИДИ инспекторы  Илнур На­сыйбуллин катнашып, ба­ла­ларга   юлның  сул ягыннан гына  йө­рергә,   машинаның каршына­ ба­ру кирәклеген тагын бер кат аңлатты. Юл кагыйдәләрен тө­гәл үтәргә чакырды.  “Юл хә­рәкәте иминлеге“ дәүләт бюджет учреҗдениесенең район бү­лекчәсе начальнигы Гү­зәл  Ягафарова балаларга һәм җәяү­леләргә караңгыда юл йөрү өчен мөһим   элемент- яктылык кайтаргычлар бүләк итте.   Балалар бу көнне җәяүлеләр өчен махсус юл аша чыгу урынының ни өчен “зебра“ дип аталганын да, светофорның беренчеләрдән булып  Англиядә барлыкка килүен дә һәм үзләре өчен тагын  бик күп яңалыклар алдылар. «Безнең  әлеге акция белән җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерәсебез килде,  җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында үзара  ихтирам, аңлау булса иде, балаларның күңелендә дә бу көн озак сакланачак», – ди «Шоколад» балалар бакчасы мөдире Гөлүсә Садриева.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев