Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырдылар

Кичә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды.

Быел 2 гаилә - Шәмәрдән авылыннан Фатыйховлар һәм Сатыш авылыннан Җәләлиевлар гаиләсе торак алу өчен социаль түләүләргә ия булдылар. Фатыйхова Ләйлә 4 бала тәрбияли: 2 бала - мәктәп укучылары, 2 бала балалар бакчасында. Гаилә Шәмәрдән авылында торак сатып алырга планлаштыра. Әлеге гаилә программада катнашу өчен 2018 елда гариза бирде. Җәләлиевлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә: 1 укучы һәм балалар бакчасында 2 бала. Гаилә Байлар Сабасында торак алырга планлаштыра. Сертификатларны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы тапшырды. Әлеге программада 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу өчен барлык шартларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында белергә яки Саба районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев