Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь Гвардия киберспорт буенча турнир үткәрде

20 нче февраль көнне "Сабантуй" күңел ачу үзәгенең актлар залында "Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир булып узды һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды.

undefined

Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Ярышта республикабызның алты районыннан спортчылар катнаштылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча Фәнил Әхмәтвәлиев (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) җиңүче булды, икенче урынны Илфан Кәримуллин (Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы) алды һәм өченче урынга Рүзәл Хәбибуллин (Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылы) лаек булды.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев