Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшьлек белән очрашу»

Эзмә мәдәният йортында, «Театр яктылыкка, нурга илтә!» фестивале кысаларында Саба районы МЧС хезмәткәрләре Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» пьесасы буенча спектакль күрсәтте.

Безнең һәркайсыбыз үз йөрәгендә яшьлеге, беренче мәхәббәте, туган ягыбыз турында иң назлы, иң җылы хатирәләрне саклый. Алар безнең тормышыбызның авыр мизгелләрендә җылыталар. Ә кайвакыт бу гүзәл мизгелләр гомер буе кешегә тынычлык бирми. Шундый кешеләрнең берсе, пьесаның төп Герое Гыйльфан, янәшәдә генә яраткан, хөрмәт итүче, аның турында кайгыртучы гүзәл хатыны, аның балаларының әнисе яшәвенә карамастан, гомер буе үзенең беренче мәхәббәте турында уй-хыяллары белән яши, аны сагынып яшәп, хатынын газаплый. Ниһаять, аның хыялы тормышка аша - ул туган авылына барганда беренче мәхәббәт белән очраша. Тамашачылар бу комедияне бер сулышта яратып карадылар, үзешчән артистларны көчле алкышларга күмделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев