Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшнәп үткән яшьлек...» дип исемләнгән кичке утырышлар

25 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты культорганизаторы А.М.Вәлиева «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Яшнәп үткән яшьлек...» дип исемләнгән кичә уздырды. Чарада катнашучылар җылы һәм күңелле аралашу өчен җыелдылар. Кичә барышында белгеч танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды, матур җырларын башкарганда барысы да бер тавышка кушылып җырлады.

Шулай ук кичә Казан шәһәреннән килгән кунакларның тальянга кушылып башкарылган җырлары белән үрелеп барды. Чара җылы шартларда бер мизгел кебек үтте һәм барлык катнашучыларда уңай эмоцияләр уятты.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев