Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яулыклы кызлар, кәләпүшле егетләр...

Бу көннәрдә Саба урамнарында түбәтәйле малайларны, мөселманча килешле итеп яулык япкан кызчыкларны еш очратырга мөмкин. Бигрәк тә иртәнге якларда.

Мәчеттә оештырылган җәйләүгә барулары. Чын урам бизәкләре диярсең. Өлкән яшьтәге әби-апалар кайберләрен туктатып, аркаларыннан сөяләр, артларыннан хәер-дога укып озатып калалар. Өлкән буынга андый мөмкинлекләр тәтемәде шул. Дин тыелган заманнарда балачак «рәхәтен» башкада- авыр хезмәттә, ачлы-туклы тормышта күргән алар. Инде,шөкер, оланнар өчен сөенү бәхетен татырга насыйп булган икән.

Саба үзәгендә җәйләү быел 16нчы тапкырын оештырыла. Аны үткәрү елдан ел камилләшә, йөрүчеләр саны да арта. Кайчандыр шушы җәйләүдә шөгыльләнгән балалар арасында инде үзләре дә әти-әни булучылар бар. Кайберләре мәктәпне тәмам­лагач, белем алуларын дини уку йортларында дәвам итеп, җәйге чорда мәчеткә ярдәм итәргә кайталар. Быел да мәсәлән, җәйләүдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре, КФУ студентлары бар.Алар 70 ләп балага Ислам кануннарын,Пәйгамбәрләр тарихларын өйрәтә. Коръән өйрәнү, әдәп-әхлак сәгатьләре белән беррәттән, интеллектуаль уеннар, мастер класслар үткәрелә, спорт күнегүләре дә онытылмый. Кызыклы тәрбия чарасын да уйлап тапканнар шәкертләр. «Һәр көнне баланың тәртибенә, өйрәткәннәрне ничек үзләштерүенә карап, «Савап» дигән билетлар таратыла.Савапны күп итеп җыючыларга бүләкләр дә хәстәрләнгән. Бу, үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы», -ди остазлары Алмаз Галимҗанов. Җәйләүгә килүчеләр өчен өйлә намазына кадәр хәләл кафеда кайнар ризык әзерләнә. Башка еллардан аермалы буларак, мәчеттә шөгыльләнү быел өйләдән соң да дәвам итә, шимбә, ял көннәрендә дә дәресләр оештырыла. «Минем кызым Зәлинә монда инде берничә ел рәттән йөри. Аңа 10 яшь.Мәчеттән бик күп гыйлем алып кайта. Кайткач хис-кичерешләрен сөйләп бетерә алмый. Апалар, абыйлар бик әйбәт ди. Көн саен берәр яңа дога өйрәнә, әле безгә дә үгет-нәсихәт бирә. Оештыручыларга һәм лагерьда белем бирүче егет-кызларга барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.Кылган изгелекләре үзләренә мең савап булып әйләнеп кайтсын»,-ди Сабадан Алсу ханым Мирасова.

  Җәйләү әле 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк.Чыгарылыш көнне мәчеттә зур бәйрәм чарасы үткәрергә планлаштыралар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев