Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язлы Арташ авылында корбан ашы

Саба районы Язлы Арташ авылынын "Фатыйма "мәчете каршында корбан ашы булып узды.

Мәҗлесне Корьән укып, авылыбызның абыстае Вәзилә апа ачып җибәрде. Шулай ук вәгазьләр дә сөйләнелде. Мәҗлес өчен Гөлнур апа Ибатуллина корбан чалдырган иде. Барлык килгән авыл халкына, кунакларга җитәрлек авыз суларын китереп коймагы да пеште, самоварында хуш исле чәе дә кайнап торды. Корбан ашын оештыруда матди ярдәм күрсәткән бер туган Шамгун, Гөлсем, Фаягөл апаларга, аларның кызларына, уллары Рөстәмгә һәм авыл халкына ихластан рәхмәт әйтәсем килә.
Кыскасы, мәҗлестә 100ләп кеше катнашты. Шулай ук бик күп кунаклар да кайткан иде.

Язлы Арташ клубы мөдире Илмира Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев