Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җыр-моңга уралган гомер

Кулларына гармун алып, күңелләрне моңда йөздергән гүзәл затларыбыз бик сирәк. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфы укытучысы Райлә Газиз кызы Фатыйхова инде 41 ел укучыларын моң серләренә төшендерә.

undefined

Райлә ханым берничә буын баянчылар әзерләп, бөтен гомерен мәдәният-сәнгатькә багышлаган, күңеле тулы моң хәзинәсен укучыларына күчерә белгән тәҗрибәле мөгаллимә. 1980 елдан – Саба сәнгать мәктәбендә эшкә килгән көннән баян сыйныфында 200дән артык укучы белем алган. Бүген алар арасында профессиональ сәнгать осталары да, остазларының эшен дәвам итүчеләр дә, төрле җаваплы вазифалар башкаручылар, кыскасы, төрле хезмәт ияләре бар. Иң мөһиме – тормышта һәрберсе үз урыннарын табып, укытучыларының ышанычларын аклап яшиләр. Инде беренче чыгарылышына 38 ел узса да, Райлә Газиз кызы һәрберсен күңелендә кадерләп саклый.

"Алар миңа үз баламдай якын. Бөтенесенең холык-фигылен дә, әти-әниләрен дә яхшы хәтерлим. Һәрбер чыгарылышны озаткан саен тормышның бер өлешен югалткан кебек буласың. Бу бик сагышлы, моңсу күренеш.Тәүге чыгарылышымны – беренче карлыгачларымны очырганнан соң ничек елаганым әле дә истә. Аннары аларның тормышта үз урыннарын табарга, җәмгыятькә лаеклы кешеләр булырга тиешлекләрен уйлап үземне юатам. Төрле елларда баян сыйныфында укыган Хәлил Габдракыйпов, Нияз Ярмөхәммәтов, Марат Ишниязов, Азат Якупов, Алсу Мингәрәева, Марат Кәримов, Дилюс Фәтхуллин, Фәнил Вакказов, Артур Мортазин, Айзат Шәймәрданов, Алмаз Газизов, Илназ Мусин, Айнур Кәримов һәм башка бик күп шәкертләремне бүген дә зур горурлык белән күңел түремдә йөртәм. Укучыларымның барысын да санап чыгу мөмкин түгеллеген аңлыйсыздыр. Инде бүген алдагы чыгарылышларым үзләре балаларын миңа китерәләр. Мәсәлән, кайчандыр сәләтле укучым булган Фәрит Әүбакировның инде улы биредә укый. Буыннар эстафетасы дәвам итүен күрү бик күңелле. Минем үзем эшләгән коллективка, әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Үзара аңлашып, бердәм, һәммәбезнең теләктәшлеге белән эшләмәгәндә уңышка ирешеп булмас иде",– дип сөйли Райлә Фатыйхова.

Тәҗрибәле мөгаллимә тирән белемен укучыларына гына төшендереп калмый, үзе белем биргән төрле буын баянчыларын туплау, очраштыру, берләштерүне дә үзенең төп бурычы дип саный. Узган атнада шундый күркәм чара -- Райлә Газиз кызы сыйныфында белем алган баянчыларның очрашуы булды.

undefined

Төрле буын һәм төрле өлкә кешеләре булсалар да, аларны җыр-моңга булган мәхәббәт, сәнгатьне сөю берләштерә иде. Район башкарма комитетының аппараты җитәкчесе, Райлә Фатыйхованың кичәге шәкерте Марат Кәримов остазына зур хөрмәт сүзләре җиткерде, әлеге очрашуның әһәмиятен билгеләп узды. Бу көнне җанлы музыка, җыр-моң, ихлас аралашу, уен-көлке тантана итте. Берсен-берсе кабатламаган сихри аһәңнәрдән күңелләр моң бишегендә тирбәлде.

"Очрашу уздыру тәкъдимен шәкертләрем ноябрь аенда ук җиткерделәр. Әлбәттә, мин моны рухланып кабул иттем. Шул көннән ватсапта махсус группалар булдырып, һәрбер укучымны барлап, очрашу нияте белән яши башладык. Шәкертләрем төрле төбәкләргә таралганнар, һәрберсе белән хәбәргә чыктык. Мөмкинлеге булган һәркем очрашуга канатланып кайтты. Гыйнвар аеннан ук концерт номерларының репетицияләрен башладык. Кырмыска оясын кузгаткан кебек булды бу көннәр", – дип елмая Райлә ханым.

 

undefined

Зал тулы баянчылар булуы әлеге очрашуның никадәр көтелгән, зарыгылган булуын күрсәтсә, тиешле сәнгати югарылыкта үтүе мөгаллимәнең никадәр һөнәри һәм оештыру осталыгын дәлилли иде. Слайдлар аша үткәннәргә кайтылды, хатирәләр яңарды, күңелләр нурланды. Әлеге очрашуда алган тәэсирләр әлеге чараның әле дәвамлы буласын күрсәтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев