Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йөрәк кушуы белән килдем“

19 октябрь. Көндезге сәгать бер. Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар һәм татар теленә битараф булмаган башка милләт вәкилләре – олысы, кечесе, кулына каләм алып, татарча диктант язды.

“Татарча диктант” акциясенә райондашларыбыз да кушылды. Барлыгы районда 1400гә якын кеше катнашты, шуларның 150се Саба гимназиясендә иде. Залларда күбесенчә югары сыйныф укучылары утырды, ләкин туган телләренә битараф булмаган ата-аналар да калышмаган иде.

Роберт Миңнуллинның 213 сүздән торган “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзекне татар теле һәм әдәбият укытучылары Миләүшә Шакурова, Рәфига Газиянова, күп еллар буе укытып, лаек­лы ялга чыккан Рузалия Ибраһим кызы һәм Саба егете, “Яңа гасыр” телеканалының “Татарстан хәбәрләре” программасының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айзат Шәймарданов укыды. Безнең районда бу акция икенче тапкыр үткәрелә,  алдагы елны “Болгар радиосы” баш мөхәрире Илфар Кәримов укыган иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X