Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йөрәкләрдә әле дә сыкрый тирән яра”

8 май көнне Миңгәр авыл клубында китапханәче һәм башлангыч мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдә әле дә сыкрый тирән яра” дип исемләнгән бәйрәм митинг - концерты оештырылды.

Бәйрәм белән котларга Саба муниципаль районының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы килделәр. Концерт вакытында балалар, клуб мөдире һәм китапханәче башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Барлык концерт номерлары да алкышлар белән үрелеп барды. Концерттан соң барыбыз бергә обелискка чәчәкләр һәм веноклар куйдык.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев