Шоу Керәнне авылы клубында узды.
Керәнне авылы клубында "Җырлыйк әле" шоу проект программасы белән Юлбат авыл җирлеге һәм Юлбат мәдәният йорты, китапханәсе, Тенеки һәм Йосыф-Алан мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Катнашучылар ретро җырлар башкарып, үзара ярышып үзләренең вокал осталыкларын күрсәттеләр. Программа уен формасында өч этапта узды, ә уенчыларны җылы сүзләр һәм концерт номерлары белән хупладылар. Катнашучыларның чыгышын жюри комиссиясе бәяләде. Программада катнашучыларны Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев рәхмәт сүзләрен белдерде, татлы бүләкләр тапшырды.


Нет комментариев