Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симеттә "Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән урам концерты үтте

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар оештырылды. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җылы алкышлары һәм активлыгы белән концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.

Тамашачылар Керәнле, Иске Мичән, Кызыл Мишә, Өтернәс, Иләбәр, Мишәбаш авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре башкаруындагы матур җырларны тыңлаудан ләззәт алдылар. Бәйрәм барышында тамашачылар бер урында утыра калмады һәр җырга кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Концерт ахырында тамашачы һәр катнашучыга җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп калдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев