Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

    Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

   2019 елның 8 нче май көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр дәресләрдән соң,  К.Мишә авылындагы Бөек Ватын сугышы һәйкәленә чәчәкләр салырга бардылар.

   Илебезнең төп бәйрәме алдыннан, 8 майда без балалар белән Җиңү һәйкәленә юл тоттык, анда сугыштан кайтмаган барлык солдатларга, сугышларда һәлак булган һәм бүгенге көнгә кадәр яши алмаган барлык солдатларга хөрмәт бирдек. Балалар Бөек Җиңү һәйкәленә чәчәк бәйләме, бәйрәм веногы куйдылар.  Һәлак булган солдатларга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән балалар һавага төрле төстәге шарлар очырдылар.

  Шулай ук, Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернат хезмәткәрләре "Үлемсез полк "бөтенроссия иҗтимагый-патриотик акциясендә катнаштылар

  2019 елның 9 нчы маенда Югары Утар балалар йорты хезмәткәрләре һәм ТР Саба районы социаль яклау оешмалары белән берлектә, "Үлемсез полк" бөтенроссия иҗтимагый-патриотик акциясендә катнаштылар. Элеге чара Б.Саба бистәсенең үзәк мәйданында булып узды.

   Җиңү бәйрәме - иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе. Кадерле Җиңү солдатлары! Без горурланабыз һәм хәтерлибез! Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз һәм тыныч күк йөзе телибез!

http://saby.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев