Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында Попечительләр советы утырылышы

2019 елның 4 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының актлар залында Попечительләр советының йомгаклау утырылышы узды.

Анда Попечительләр советы рәисе, ГБОУ ВО Казан ГМУ «Фармэксперт» РНИЦ җитәкчесе Садыйкова Р. Г., Саба муниципаль районының СЗ бүлеге башлыгы Хуҗин М. М., Югары Утар балалар йорты директоры Гәрәев И. Г., Саба районының Корсабаш авыл җирлеге башлыгы Гимадиев А. Р. һәм Саба районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгече Степанова А. Д. катнаштылар.

Көн тәртибендә интернатның 2019 елдагы эшчәнлеген, медицина реабилитация эшчәнлеген оештыру һәм уздыру, педагогик эшчәнлек турында хисап тыңланды, шулай ук 78 тәрбияләнүчегә бүләкләр алу турында фикер алыштылар.

Докладлар белән Югары Утар балалар йортының табиб-педиатры Целищева К. П. һәм өлкән тәрбияче Ибатуллина Л. Р. чыгыш ясадылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев