Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты - интернатның бүлмәләрен бизәү чарасы

2019 елның 28 ноябрендә ГКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» тәрбиячесе Эзекова Э.Р. үзенең группа балалары белән берлектә бүлмәләрен бизәделәр, ул әшкә башка группа тәрбиячеләредә кушылды. Чараның максаты: балаларның төркем булмәләрен Яңа елга бизәү буенча иҗади потенциалын үстерү. Яхшы кәеф булдыру.

Соңгы елларда безнең балалар йортында төркемне Яңа ел бәйрәмнәренә бизәү буенча бәйге уза. Бу иң яраткан һәм матур бәйге. Олылар да, балалар да тырыша. Матур һәм зәвыкъ белән бизәлгән бүлмә балалар өчен бик әһәмияткә ия. Иң мөһиме, бу эшкә иҗади карау һәм балаларны җәлеп итү. Нәтиҗәдә, тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы үсеш мохите булдырыла.

Алинә белән Артур чыршыны бик тырышып бизәделәр. Булат һәм Азамат стендны матурларга булыштылар.

Кәгазьдән кисеп ясалган кар бөртекләре һәм фонарьлар түшәмнәргә эленде. Төркем яңа елны көтүнең тылсымлы һәм әкияти мөһитенә чумды.

Тиздән Яңа Ел килеп җитәчәк, бәйрәмчә бизәлгән төркем булмәләре барысына да бик ошады. Балаларның күңелендә шатлык һәм бәхет хисләре уянды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев