Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты-интернатында Казан шәһәре кунаклары куйган театраль тамаша

5 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат - йортына балаларның юл йорү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру , искә тошерү, күңелләрен күтәрү максатыннан театраль тамаша белән Казаннан халык театры һәм Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы кунакка килделәр.

Казан шәһәреннән килгән кунаклар “Клаксон” исемле тамашаларын экстремаль жәяүле  Веснушка һәм Ирисканың балалар белән танышуларыннан башлап җибәрделәр. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча төрледән-төрле сорулар бирделәр, җырны таны уенын уйнаттылар. Тамашага Светофорның килүе балаларда зур кызыксыну уятты.  Краксон исемле клоун тәрбияләнучеләр белән “Кубик” уенын уйнатты. Бу уенда балалар  рэсемнәргә карап, юл билгеләрен  тануларын, белүләрен исбатладылар. Уенда катнашу балаларга аеруча ошады.

Бәйрәбезне ямьләндереп, Татарстан Республикасы Саба районы ОГИБДД ОМВД булегеннән  килгән Насибуллин  Ильнур Дамир улы һәм    Ягафарова  Гүзәл Назиф кызы интернатта тәрбияләнүче һәрбер балага “Куркынычсыз юл” исемле китап бүләк иттеләр. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уздырылган бу чара безнең балалар хәтерендә әле озак сакланыр. Безен балалар йортында тәрбияләнүче һәр бала бу тамашадан бик кәнагать калдылар.

Мондый  чаралар бала тәрбияләудә иң яхшы алымнарның берсе булып тора.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев