Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты интернатында “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннары

2020 елның 5 нче август көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе балалар белән өстәл уеннары үткәрде. Өстәл уеннарының максатлары: эмоциональ шәхси үсеш һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм коррекцияләү; -психик процессларны һәм танып-белү активлыгын үстерү һәм коррекцияләү; игътибар, хәтер, фикерләү, кабул итү сәләтләрен үстерү.

Өстәл уеннары дәресләрдә дә, ял вакытында да актив кулланыла. Бу эшчәнлек төре алган белемнәрне эшләргә, беркетергә генә түгел, ә танып-белү процессларын, ,вак моториканы үстерә, сабырлык һәм кагыйдәләрне үти белүне тәрбияли. Моннан тыш, балалар уеннар үткәрүнең төрле формаларын бик теләп үзләштерәләр: индивидуаль, парлы һәм коллектив белән, бу яшьтәшләре белән конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыра. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар да өстәл уеннарын бик яратып һәм кызыксынып уйныйлар.Үзләре тудырган могҗизаны алар иптәшләре һәм тәрбияче апалары белән күзәтеп, ярдәм кирәк булганда бер –берсенә булышып башкаралар.Бугенге өстәл уеннары балаларга бик ошады.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев