Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатының хезмәткәрләренең “Короновирус”ка каршы көрәше

Дөнья буйлап “корона” дигән афәт йөри. Бар халыкны дер калтыратып өйләргә бикләде, мәктәпләр, уку йортлары, эш урыннары бушап калды. Куркып калырга ярамый! Таҗлы афәтне ничек тә җиңәргә! Бердәм булырга! Бергә булырга!

Шушы максат белән Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының хезмәткәрләре, 2 атнага йортларын, гаиләләрен калдырып, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне саклап калу хакына, эш урыннарында торып эшләргә килделәр.

Һәр хезмәткәр үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарырга тырышты. Санитаркалар чисталыкны, тәрбиячеләр балаларның ял итү, тәрбия  чараларын, шәфкать туташлары барысының да сәламәтлеген, пешекчеләр ашауны  кайгырттылар һәм болар барысы да директор урынбасары җитәкчелеге астында башкарылды.

Барлык эшләрне бергәләп башкардылар, зур бер тату гаилә кебек яшәделәр.

Һәм инде туган илебезнең  Җиңү көненең 75 еллыгына бәйрәм итәргә җыенган, 9нчы май иртәсендә, беренче смена - эстафетаны икенче сменага тапшыра.

Аларның барысына да сабырлык, ихтыяр көче, күтәренке кәеф, сәламәтлек теләп калабыз! Бердәм булыйк! Бердәмлектә көч!

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев