Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне

Һәр 24 секунд саен – фаҗига.

Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә "Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне" билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү. Ә  хәзергә, ни аяныч, Берләшкән Милләтләр Оешмасы  мәгълүматларына буенча, дөньяда һәр 24 секунд  саен бер кешенең гомере  өзелә. Ягъни юлларда  игълан ителмәгән  сугыш бара.  Юл-транспорт фаҗигаләре 5-14 һәм 15-29 яшьлекләрнең үлеменә  китергән сәбәпләр арасында 1нче  урында тора. Гомумән, юлдан тыныч кына автомобильдә барганда синең  каршыңа зур тизлеккә хәрәкәт иткән  машина  килеп  чыкмас дигән бернинди гарантия дә юк. Юл һәлакәте  корбаннарын  искә алу көне  уңаеннан ЮДИДИ район бүлекчәсе инспекторы  Бари Кадыйров, “Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән акция үткәрде. Гимназия  укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Саба урамнарына чыгып, машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә плакатлар, рәсемнәр тапшырдылар, руль артында  һәрчак игътибарлы  булырга  чакырдылар. “Без сезне тикмоталдан гына туктатмадык. Юлларга  еш чыгабыз, профилактика  чаралары  үткәрәбез. Әнә укучым тоткан  плакаттагы күз  яшьле баланы    күрәсезме? Әти-әнисе юл һәлакәте  корбаны булган, бала шуңа зар  елый. ЮИДлар  сезгә биргән киңәшләрен тотыгыз. Ашыкмыйк,  сабыр булыйк, тизлек режимын саклыйк,– дип  аңлатты укытучылары Илнур Хәйриев укучыларга  кушылып.  Сәйдәш исемле таксист укучыларны тыңларга  сүз бирде. Йөртүчеләрнең үзләренең дә әйтер сүзләре бар иде. “Юл аркылы чыкканда як-ягыгызга карагыз. Укытучыларыгызны, әти-әниләрешезне тыңлагыз”,– диде Фәридә Галимова.

Яшь инспекторлар хәрәкәтенә иң активлар гына  кушыла. “Мин ЮИД хәрәкәтенә өч  елдан  бирле  йөрим, ел саен акцияләргә чыгабыз, шоферларны  туктатабыз да, дөньяда юл хәрәкәте барлыгы турында   сөйлибез,  кешегә  Әтием машинада   йөри,  әни дә автомобиль   йөртергә өйрәнә. Аларның юлларда имин йөрүләрен телим,– диде    Инсаф Ярмиев.

Акция моның белән гынә  чикләнмәде, билгеле. Мәктәпләрдә, аграр  көллияттә юл хәрәкәте  корбаннарын искә алу багышланган  чара берничә  көн  дәвам итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев