Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ЮНИОРСКИЛЛСЛЫЛАР“ ОСТАЛЫГЫ

Тормышыбызга үтеп кергән программалаштырылучы конструкторлар яшүсмерләргә булачак һөнәрләрен сайлауга зур этәргеч.

  Хәзерге вакытта районның  5 мәктәбендә (гимназия, Шекше, Юлбат, Иштуган, Завод-Нырты, Лесхоз) робот техникасы бар һәм укучылары  район  күләмендә үзара көч сынаша. Балалар иҗат  үзәгендә JuniorSkills программасы  кысаларында узган  “Мобиль робот техникасы” чемпионаты да  моңа  ачык  мисал. Ярыш үзе  күп  вакытны  алмый, әмма җиңү, ягъни роботны  компьютерда  дөрес  программалаштыру өчен  күп әзерлек, белем,  фикерләү сәләте  кирәк. Бу бәйгедә укучыларның роботлары  өч шакмакны (кызыл, яшел, зәңгәр) эләктереп  алып,  шул төсләрдәге тапшыру пунктына илтү буенча планлаштырылган иде. Эзлекле башкарылырга тиешле  “боерык­лар”  җыелмасының төгәл алгоритмы  булмаса, робот маршрутны “бутый” яисә  кызыл шакмакны  яшел яки зәңгәр пунктка илтеп  салачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев