Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым түлиләр

Районда көн тәртибенә үзара салым җыю мәсьәләсе куелган җыелышлар төгәлләнде. Халык белән очрашулар авылларда, Сабада һәм Шәмәрдәндә хезмәт коллективларында – барысы 134 урында үтте. Җыеннарда үзара салым бирергә тиешле халыкның 53,4 проценты катнашты һәм алар яшәү урыннарын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Халыктан җыелган акчага (респуб­лика бюджетыннан финанслангач аның күләме дүртләтә артачак) киләсе елда башкарылачак эшләр турында тулы күләмлдә мәгълүмат бирелде. Хәзер үзара салымны уртак казнага җыйнау бара.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев