Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым – үз проектыбыз

Ел саен ноябрь аенда референдумда катнашып, үзара салым бирәбез дә, тапшырган акчабызның ничек үзебезгә әйләнеп кайтканын ачык мисалларда күрәбез. Әле кичә генә Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов белән үзара салымга барлыкка килгән объектларны йөреп чыктык.

Мәңгелек  ут  янында 3,2 метрлы  бронза солдат сыны куелды. Һәйкәлгә изге  яуда Ватан азатлыгы  хакына башын  салган Саба  каһарманнарының фамилияләре мәрмәр плитәгә язылачак. Кемнең генә  үзенең ата-бабасының исемен шунда күрер өчен үзара  салым бирми калырга намусы җитәрме икән!  “Моннан тыш Гали Закиров  урамына басма-тротуар ясалды,  4 тыкрыкка, Овражная  урамына күпер эшләнеп,  вак таш салынды. Барысы 10 миллион  сумлык  эш башкарылды.  Шуның 2,1 миллионы  үзара  салым,  калганы 1:4 пропорциясендә республика  бюджетыннан  бирелде. Нәтиҗәсе   күз  алдында”,– ди Расих Хәсәнов.

Саба гражданнарының фикере белән  дә кызыксындык.  “Мин  Овражная  урамындагы йортта  яшим. Юлыбыз Сабинка елгасы  аша  үтә.  Утыз елдан артык  күперсез  азапландык. Ниһаять, күптән көткән проблема хәл ителде. Урамыбызда 4-5 кенә  йорт булса да, район башлыгы Рәис Нургалиевич  кайгыртучанлыгы белән  зур суммаларга  төшереп,  капиталь  күпер  ясалды (фотода) һәм вак ваш  салынды.  Без  моңа  шатланып туя  алмыйбыз. Тора-бара  асфальты да булыр дип өметләнәбез.  Шуңа    күрә үзара  салым  программасына карашыбыз  уңай.  Ел саен референдумда  катнашып, дәүләт  сәясәтен   хуплыйбыз. Чөнки файдасын  үзебез   күреп торабыз”,– диде безгә  эчке эшләр ветераны Илнур Әхмәтшин. 

Инде 2020 елда үзара  салымга башкарылачак эшләр дә билгеле, алар Сабада  яшәүчеләр 1 декабрьдәге референдумда кулларына алачак тавыш бирү бюллетеньнәрендә  язылган.  Укып танышкач, уңай тавыш бирергә генә кала. “Сабада 5 референдум  участогы иртәнге 7дән ишекләрен ачачак. Кайнар  чәй  өстәлләре дә куелачак. Исемлеккә 6700 кеше  кертелгән.  Барысына да чакыру кәгазьләре  җибәрелде. Аларда кеше 1 декабрьдә участокка  килә алмаган очракта, алдан кайда ничек график  буенча тавыш бирергә  мөмкин булганлыгы  да  күрсәтелгән. Сабалыларның аңлы рәвештә гражданлык позициясе  күрсәтчәкләренә  ышанып  калам”,– ди җирлек башлыгы  урынбасары.  Кыскасы, безгә үзара  салымның  үзебезнең  кулдагы проект икәнлеген  аңлап, хөкүмәт  биргән мөмкинлектән файдаланып  калырга  кирәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев