Зарипова Ләйсәнне һәм аның тренерларын Португалиянең Мадейр шәһәрендә Даун синдромы белән авыртучылар арасында өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
Шәхси разрядта Ләйсән 5 урынны алды. Ә хатын-кызлар арасында парлы разрядта Чехия спортчысы (Dita Anderova) белән берлектә 3 нче урынны алдылар. Чемпионатта 13 ил катнашты. Ләйсән Зариповага алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге
Фото: http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев