Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зур эшләр алдыннан җитди сөйләшү

Традицион август киңәшмәсендә районыбыз мөгаллимнәре узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, 2020-2021 уку чорына яңа бурычлар билгеләделәр.

undefined

Конференциядә район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, чыгыш барышында бердәм дәүләт имтиханы, олимпиада күрсәткечләре экрандагы слайдларда яктыртылды, белем һәм тәр­бия бирү өлкәсендәге казанышлар белән бергә җи­тешсезлекләр дә телгә алын­ды. Белгәнебезчә, уз­ган уку елы дистанцион форматта төгәлләнде, бу мәгариф системасына гы­на түгел, ата-аналарга да өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Районыбыз буенча әлеге чорда аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән барлыгы 243 техник җайланма таратылган. Дәресләрне дистанцион форматта оештыру өчен укытучыларга ИКТ компетенцияләргә ия булуларын күрсәтергә, яңа платформалар, ресурслар, приложениелар өйрәнергә ту­ры килгән. 2020 елда 11 сыйныфны 124 укучы тә­мамлап, шуларның 107се бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. “2018-2019 уку елы нәтиҗәләре белән ча­гыштырганда, уз­ган уку елында тарих һәм рус әдәбиятыннан гы­на үсеш күрсәтә алдык. Калган фәннәр буенча БДИ күрсәткечләренең эчке кимүе күзәтелә. Район күрсәткечләре республиканыкыннан югары булса да, узган елгыныкыннан түбән”- дип борчылуын белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесе. Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча күрсәткечләр югары булса да (республика этабында 50 укучы призер, 5 җиңүче, региональ этапта 8 призер, 7 җиңүче, республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 12 призер, 3 җиңүче), күпсанлы укучылары булган кайбер мәктәпләрнең түбән баскыч биләүләре дә ризасызлык тудыра. “Мәктәп олимпиадалары балада мөстәкыйль рәвештә материал эзләү һәм өйрәнү, катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлларын өйрәтә. Балаларны фән олимпиадаларында катнашуга әзерләүне башлангыч мәктәптән башларга кирәк”,- диде Илфат Фоат улы.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/bgen-rayonybyz-mgallimnrene-avgust-kishmse-uzdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев