Эстрада рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Татар-информ» Казан шәһәр филармониясенең «Ретро-шлягер» концертын онлайн күрсәтә
Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.
-
Айдар Галимов шокта. Аннан Әнвар Нургалиев җырын җырларга сорыйлар
Айдар Галимов мәҗлескә килгәч, аның янына Аполлон исемендәге координатор килә һәм Әнвәр Нургалиев репертуарыннан җыр җырларга сорый.
-
Җәвит Шакиров: «Йонын кыркыдым әле»
Җәвит Шәкиров хатынына бүләккә песи алып кайткан. «Мәче алдым әле. Йонын да кыркыдым, койрыгында интернет, вай-фай тотарга калдырдым. Зөлфиягә махсус бүләк алып кайттым. Whiskas кына ашатам. Андый тәмле әйберне хәзер үзем дә ашамыйм. Мондыйга бөтенләй акча юк!».
-
Фирдүс Тямаев үз йолдызлар аллеясын ясый
Җырчы Фирдүс Тямаевтан төзелеш мәйданыннан яңа лайфхак. Җырчы командасы белән бергә ясаган бордюрга "Безнең Тямай", дип яза. "Аптырап тормадык, йолдызлар аллеясын үзебезнекен ясарга булдык!" - дип, шаярта.
-
Ваһапов фестивале йолдызлары онлайн хәйрия концерты үткәрәчәк
Халыктан җыелган акча хастаханәдә дәваланучы балаларга әйберләр алуга тотылачак.
-
Илфар Кәримовның гаиләсендә зур шатлык
«Болгар радиосы»ның баш мөхәррир - продюсеры Илфар Кәримовның гаиләсендә зур шатлык — аларның кызлары туган.
-
«Тормыш – көрәш» – Фирдүс Тямаев яңа җырын тәкъдим итте
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Тормыш – көрәш» дип атала. Сәкинә Хәйруллина сүзләре, Фирдүс Тямаев көе. “Тормыш авырлыкларына бирешмәгез! Әле безнең яшиселәре алда!” – ди Фирдүс.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе…»
Бүгенге көндә табиблар армый-талмый халыкка хезмәт итә. Бары тик авырлык килгәч кенә, без бу һөнәр ияләренең никадәр дәрәҗәдә бөек икәнен аңлыйбыз. Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын тасвирлап яза һәм аларга рәхмәтен белдерә.
-
Фирдүс Тямаев: “Мин дә сине генә яратам”
Шушы көннәрдә җырчы Фирдүс Тямаевка кечкенә фанаткасыннан бик борчулы видеохәбәр килеп төшә. Камилла исемле кыз бала, үзен Фирдүс Тямаев яратмый дип, үкси-үкси елый. “Ул мине яратмый, башка кызларны ярата”, - дип кабатлый кыз видеода.
-
"Бер гомер арасы" - Айдар Галимовтан яңа җыр
"Җәйләргә кереп барганда, кышкы бураннарны искә алыйк әле, дусларым! Яратып, яратылып, аңлашып яшәвегезне телим.. Буранда - җәйләрдән җылырак, дип әйтерлек итеп, бәгырьләр өшегән булмасын иде..." - дип яза Айдар Галимов яңа җыры турында инстаграм битенә. "Бер гомер арасы" - Радик Шәрәфиев көе, Гөлүсә Батталова сүзләре Аранжировка: Илдус Давлянов.
-
Әнвәр Нургалиев: «Без моны аларны югалтканнан соң гына аңлыйбыз»
Әнвәр Нургалиев өчен быел сынау елы булды. Туган нигезенә кайтканнан соң, җырчы инстаграмга йөрәккә үтәрлек пост куйган.
-
"Тормыш көрәш" - Фирдүс Тямаевтан яңа җыр
Фирдүс Тямаев үзенең яңа җырын инстаграм челтәрендә язылучыларына тәкъдим итте. Сүзләрен Сәкинә Хәйруллина, көен Фирдүс Тямаев үзе иҗат иткән.
-
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең яңа җырлары - «Җаным, Җанашым»
13 май көнне социаль челтәрләрдә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең өр-яңа җырлары яңгырады – «Җаным, Җанашым». Җырның көен Айдар Тимербаев иҗат иткән, ә сүзләре Айдар Минһаҗевныкы.
-
Бүген җырчылар онлайн-концертлар марафонында сугыш еллары турындагы җырлар башкарачак
#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, Винера Ганиева, Нурзадә чыгыш ясады инде.
-
Татар эстрадасы артистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» җырын башкарды
Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе проектында Элвин Грей, Алсу, Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Наилә Фатехова катнашты.