Эстрада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Раяз Фасыйхов каен кәүсәсеннән эскәмия ясаган
Үзизоляция артистларның, эстрада йолдызларының башка сәләтләрен дә ачты. Популяр җырчы Раяз Фасыйхов турында да шулай дип әйтергә була. Бу көннәрдә ул инстрагам язылучыларын йә тәмле ризыклар пешерүе белән гаҗәпләндерә, йә әкияттәге сыман эскәмия ясавы белән шаккатыра.
-
Бүген Нурзадә онлайн-концертлар марафонына кушыла
Онлайн-концерт бүген 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Әнвәр Нургалиев сирәк очрый торган табигать күренешен видеога төшергән
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туган авылы Аврүз тамакка кайткач, гадәти булмаган күренешкә тап була. Җырчы, мондый хәлне беркайчан да күргәне булмаган искәртеп ком буранын видеога төшергән.
-
Салават Фәтхетдинов: Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында артистларга авыр булды
Җырчы сүзләренчә, артист ай саен хезмәт хакы алмый.
-
Венера Ганиева: Популярлашып китү өчен талантлы да булырга кирәк
Россиянең халык артисты бихисап яшьләрнең татар эстрадасында җырларга теләвен әйтте.
-
Бүген Винера Ганиева онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀
-
Гүзәл Уразова яңа «эшкә урнашып» йөри
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграмында яңа эшкә «урнашып ятуы» турында яза.
-
Лилия Муллагалиева бүген онлайн-концерт күрсәтәчәк
Онлайн-тамаша кичке алтыда башлана.
-
Блогер Айсылу Лерон «Бәләкәй Тукай» картинасындагы кебек итеп фотога төшергән
Блогер, радио һәм телевидение алып баручысы #ИЗОизоляция хештегына татар рәссамнары картиналарын да кертергә кирәк дигән фикердә.
-
Айдар Рәкыйпов: Артист кеше тамашачы алдында кыланырга тиеш түгел
Җырчы иҗат кешесен бар яктан да үрнәк булырлык шәхес итеп күрә.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Килеп алсыннар, бушка”
Җырчы-артистлар өйдә утырганда җырлап, онлайн-концерт куеп кына көн үткәрә дип уйлыйсызмы? Әнә, Илсөя Бәдретдинова буш вакытта медицина битлекләре тегә башлаган. 100 данәне тегеп бетергән, бу битлекләр шушы көннәрдә авылдашларга бушка таратылачак, дип хәбәр итте җырчы үзенең “Инстаграм”дагы сәхифәсендә.
-
Әнвәр Нургалиев әнисенең якты истәлегенә яңа җыр багышлый
Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсендә булган кайгы турында без язган идек. Шушы көннәрдә җырчы әнисенә багышлап җыр яза.
-
Айрат Сафин: "Әле инде калды өйдә интернет аша гына җырларга"
Айрат Сафин үз иҗатының кайбер мизгелләрен тамашачыларга күрсәтә. "Язлар килә язлар" (Фирзәр Мортазин көе, Данис Хәбибуллин сүзләре) җырын ул иҗатташ дуслары белән интернет аша җырлый.
-
Җырчы Альбина Апанаева бушлай онлайн вокал дәресен уздырачак
Дәрес бүген 18:00 сәгатьтә җырчының Инстаграмдагы битендә барачак.
-
Бүген ИлСаф онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров һәм башкалар чыгыш ясады инде