Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов: Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында артистларга авыр булды

Җырчы сүзләренчә, артист ай саен хезмәт хакы алмый.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үз-үзеңне изоляцияләү чорында иң авыры артистларга туры килде дип саный. Бу хакта ул инстаграм битендә барган туры эфир вакытында сөйләде.

«Сакланганны гына Ходай саклармын, дигән. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында иң авыры артистларга төште. Артист бүген — эшли, иртәгә — ашый, без хезмәт хакын ай саен алмыйбыз, ә запас — мәңгелек түгел. Шуннан да ил өчен авыр хәсрәт булмасын иде, белгәннәребезне укып утырыйк. Зәхмәт бетәр дип уйлыйм. Иртәгәдән башлап, бөтен мөселман дөньясы уразага кергәч, теләкләр җилгә китмәс, Алла теләсә», — диде ул.

Җырчы насыйп була калса, уразага керәчәген әйтте. «Мин көненә сигез тапкыр ашый торган кеше, уразага бер кереп, бер чыгып йөрү — дөрес булмас. Алла теләсә, әзер булгач керербез. Үз-үзеңне изоляцияләү — минем өчен күңелсез хәл, үтеп кенә китсен, очрашырбыз. Бер ай беркая да барганым юк. Шуның кадәр өйдә торганым, көне буе эшләгәнем юк иде. Көн дә фермага маллар янына төшеп китәм», — диде ул.

«Татар йортында өч әйбер булырга тиеш дип саныйм. Самавыр — чөнки ул гаилә учагы, гармун — чөнки татар җырсыз, моңсыз тора алмый һәм комган — ул чисталыкны аңлата. Миңа Равил Шәрәфиев җиз, ялтырап торган комган бүләк итте. Мин чиста кеше, болай гомеремдә көненә йөз тапкыр кулларны юган юк иде әле», — диде артист.

Салават Фәтхетдинов әтисе турында да искә төшереп үтте. «Әти безне бәхетле итә алмады, аның язмышы башка. Елап утырмыйм, борчылмыйм. Әмма әтисез калу авыр. Көн саен каберенә бара алмасак та, һәр мөселман атна кич саен әрвахларга дога укырга тиеш. Әти яшен уздым, Әлхәмдүлилләһ», — дип сөйләде ул.

«Артистларның яратканнары, яратмаганнары була. Барысын да сагындым! Дошманнар да нык булырга, дусның кадерен белергә өйрәтә. Бу — тормыш», — ди җырчы. Салават Фәтхетдинов Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Рифат Зарипов һәм Данир Сабиров белән бергәләп әкият сөйләп утырырга җыелыйк, дигән тәкъдимен әйтте. Җырчы алга таба да инстаграм битендә туры эфир уздырачагын әйтте.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев