Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Бүген Винера Ганиева онлайн-концертлар марафонына кушыла

Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Онлайн-концерт бүген, 21 апрельдә, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана. 

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев