Фирдүс Тямаев: “Мин дә сине генә яратам”
Эстрада

Фирдүс Тямаев: “Мин дә сине генә яратам”

Шушы көннәрдә җырчы Фирдүс Тямаевка кечкенә фанаткасыннан бик борчулы видеохәбәр килеп төшә. Камилла исемле кыз бала, үзен Фирдүс Тямаев яратмый дип, үкси-үкси елый. “Ул мине яратмый, башка кызларны ярата”, - дип кабатлый кыз видеода.

 

Әлеге видеоны Фирдүс җавапсыз калдырмаган, яшь фанаткасына лаеклы җавап яздырган. “Камилла, мин дә сине генә люблю. Башка бер кызны да яратмыйм”, - дип җавап биргән җырчы.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru


Нет комментариев