Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ваһапов фестивале йолдызлары онлайн хәйрия концерты үткәрәчәк

Халыктан җыелган акча хастаханәдә дәваланучы балаларга әйберләр алуга тотылачак.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җырчылары иртәгә 19.00 сәгатьтә онлайн хәйрия концерты уздыра. Концерттан җыелган акча ДРКБның онкогематология һәм неврология бүлекләрендә дәваланучы балаларга тапшырылачак. Бу хакта Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Инстаграмдагы битендә хәбәр иткән.

«Һәрберегезне онлайн-Сабантуйга чакырабыз! Бу гади генә концерт булмаячак. Сыйфатлы студия, иң шәп тавыш аппаратлары, югары дәрәҗәдәге видеосъёмка булачак. Сезнең өчен Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә җырлаячак. Концерттан соң без халык биргән акчага кирәкле әйберләр сатып алачакбыз һәм барысын да видеога төшереп чыгарабыз», — дип язган ул.

Аның сүзләренчә, концертка керү хакы — 200 сумнан башлана. «200, 500, 5000, 50000 сум бирергәме — моны бары тик халык хәл итә. Шулай итеп, бергәләп саваплы эш тә кылырбыз, күңел дә ачарбыз! Концерт „Вагаповский фестиваль“ YouTube каналында узачак. Аны бары тик туры эфирда гына карап булачак», — дигән Рифат Фәттахов.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X