Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Авария кичә кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.
-
Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнгән, дүрт кеше вафат булган
Автобус аэропортка барган булган.
-
Урман янгыны сәбәпле, Антальяда ял итүчеләргә кунакханәдән чыкмый торырга киңәш ителә
Ведомство белешмәсе буенча, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән.
-
Татарстанда бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган
Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Казанда биш яшьлек кыз бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән
Кыз исән кала, аның гомере өчен медиклар көрәшә.
-
Геленджикның «Азария» кунакханәсендә газ шартлаган
Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән, бер кеше (икенче чыганак буенча – ике кеше) үлгән.
-
«Ривьера» аквапаркында агуланган биш бала хастаханәгә озатылган, берсе – реанимациядә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында аквапаркка килүчеләрнең нәрсә белән агулануын әлегә әйтә алмыйлар.
-
Сочида су басу куркынычы сәбәпле, халыкка эвакуациягә әзер булырга киңәш иттеләр
Шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.
-
Кичке яңгырдан соң Казанның кайбер урамнары су астында кала
Казан халкы кичәге яңгырдан соң төшерелгән фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыра.
-
Казан автобусында пассажирлар сугышканын видеога төшергәннәр
Исерек ир-атлар компаниясе автобусның берничә тәрәзәсен ваткан.
-
Татарстанда М7 юлында авариядә бер бала үлгән, ике бала имгәнгән
Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
-
Казанда байкер бордюрга бәрелгәч, аның мотоциклы янган
Билгеле булганча, байкер идарәне үти алмый.
-
Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән
Автомобильдәге бер кеше имгәнгән.
-
Казан янында җәяүлеләр кичүенә самокатта кинәт кенә чыккан баланы машина бәрдергән
Балаларны машина бәрдергән ике очрак та видеога эләккән.
-
Юлда велосипедчы имгәнде
Җәйге каникулда балалар катнашында аварияләрнең артуы күзәтелә. Өченчекөн 15 сәгать 35 минутта Тимершык-Олы Шыңар юлында “ВАЗ” машинасын йөртүче Балтач районының 1998 елгы кешесе Р., тиешле дистанция сакламавы сәбәпле, велосипедта баручыга килеп бәрелде. Нәтиҗәдә баш мие селкенгән IX сыйныф укучысы “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатылды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, юл читләрендә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр артуын исәпкә алып, транспорт хуҗаларына кагыйдәләрне үтәүгә аеруча сак карарга кирәклеге турында искәртә.