Кичә, бүген, иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде
Шәмәрдән үзәк мәчетендә икенче тапкыр Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Изге чарада 40ка якын бала катнашты, иң кечкенәсенә 2,8 яшь иде.
-
Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды
17 майда Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә"проекты кысаларында әниләр һәм балалар очрашуы узды.
-
Байлар Сабасында җәяүлеләр кичүе яңартыла
Җәяүлеләр өчен Байлар Сабасы бистәсендә барлык уңайлыклар тудырылган. Һәрдаим тротуарлар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Бу көннәрдә исә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннары тәртипкә китерелә.
-
Татарстанда Сабантуй үткәрү көннәре билгеләнде
Сабантуй татар халык бәйрәме быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Шуның белән бергә, ТР авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, башка зур шәһәрләрдә, бәйрәм 11-13 июньдә, ә Яр Чаллыда 18 июньдә узачак.
-
Ташламалы ипотека 2022 ел азагына кадәр озайтылган
Ташламалы ипотеканы 2022 ел азагына кадәр озайту һәм ипотека ставкасын 9 процентка калдыру гаиләләргә зур ярдәм булып кына калмыйча, төзелеш тармагын һәм башка катнаш тармакларны җанландырып җибәрәчәк.
-
Иштуган бистәсендә зират территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде
Иштуган бистәсендә зират территориясен чистарту буенча өмә
-
«Гаилә белән китапханәгә» проекты
15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар.
-
15 май- Халыкара Гаилә көне
Россиядә 2022 елда Халыкара Гаилә Көне 15 майда билгеләп үтелә һәм 29 тапкыр уздырыла.
-
Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты
Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр. Саклану чаралары турында «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлаттылар.
-
Тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган сабалыларга Президент рәхмәт белдерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә телеграмма итеп юллаган.
-
Хөрмәтле Байлар Сабасы халкы!
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 14 май көнне сәгать 09:30 дан 16:00 га кадәр Сосновая, Солнечная, Пушкин, И.Башкиров, А.Кәримуллин, Жиңүнең 55 еллыгы, З.Хәбибуллин урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
-
Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм
13 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова А.И. катнашында, Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.
-
Райондашыбыз Элина - La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында яшь музыкантларга ярдәм итү буенча «Йолдызлар-иртәгә» республика иҗади конкурсынын сигезенче сезоны гала-концерты уз
-
Урманда башсыз мәет тапканнар
Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда ярты ел элек гөмбә җыярга дип чыгып киткән ир-ат мәете тапканнар.
-
12 нче май халыкара шәфкать туташлары көне
12 нче май көнне бөтен дөньяда шәфкать туташлары үз профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Авыруларны карау һәрвакыт кирәк булган һәм булачак. Бу изге һөнәрне сайлаган кешеләр соклануга лаек.