Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм

13 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова А.И. катнашында, Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.

Әлеге чара үз гаиләңә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, уртак иҗади эшчәнлеккә омтылыш, гаилә мөнәсәбәтләрендә әхлакый башлангычларны ныгыту, аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар ата-аналар белән сэндвич һәм чикләвек әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, учакта әзерләнгән тәмле ботканы авыз иттеләр, төрле уеннарга актив кушылдылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Танылган язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты Галимуллина Г.Н. ата-аналар белән балаларга әхлакый тәрбия бирү буенча тренинг үткәрелде. Кунаклар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да спонсорлар «Арлен СпецТехстрой» ҖЧҖ җитәкчесе Гафиятуллин А. Т. һәм «ЮК Ваше Право» ҖЧҖ җитәкчесе Евдокимов А. Е. тарафыннан әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев